Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Рәшит Ибраһим улы Шакуровның юбилее
Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Рәшит Ибраһим улы Шакуровның шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Йөрәктәге иң җылы хисләребезне җиткереп, бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Мәрхәмәтле, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле, алтын куллы, ярдәмчел булуың белән үрнәк син. Синдәй якын кешебез булганга без бик бәхетле. Үз үрнәгеңдә, хезмәтне сөяргә, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтеп, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иткән өчен мең рәхмәт сиңа, әти. Киләчәктә дә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, без, балаларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын!
Котлы булсын, әти, юбилеең,
Нурлар иңсен күркәм йөзеңә.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.
Якты йолдыз кебек балкыйсың
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле кешебез булып,
Торасың син күңел түрендә.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Вера, улың Руслан, кызың Лилия, киленең Ләйсән, кодагыең һәм барлык туганнар.
Нет комментариев