Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Ринат Киям улы Миначевның 23 майда 70 яшьлек юбилее

    --, 20 май 2022 - 09:39
    135
    0
    0

    Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Ринат Киям улы Миначевның 23 майда 70 яшьлек юбилее.

    Хөрмәтле тормыш иптәшем, кадерле әтиебез, яраткан бабабыз!

    Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сине ихлас күңелдән котлыйбыз. Без, балаларыңны һәм оныкларыңны, хезмәт сөяргә өйрәттең.  Кайчан таләпчән, кирәк чакта кырыс  та була  белдең, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдың. Киләчәктә дә Әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.

    Әтиебез–безнең кадерлебез,

    Без бәхетле җирдә син барга.

    Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,

    Туган көнең белән котларга.

    Төрле чакны күргәнсеңдер, Әти,

    Йөрәгеңдә күптер яра да.

    Киңәшчебез, терәгебез булып,

    Озак яшәгез Әни белән безнең арада.

    Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гелфизә, кызларың Тәнзилә белән Рамилә, киявең Ринат, оныкларың Эльвина, Айнур, Радель, Ралида.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: