Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Рамилә Рафаил кызы Мөшәрәповага 55 яшь

08 ноября 2019, 09:08

456

0

0

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Рамилә Рафаил кызы Мөшәрәповага 55 яшь

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче әниебез Рамилә Рафаил кызы Мөшәрәповага  11 ноябрьдә 55 яшь тула.

Кадерле әниебез!

Сине чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сиңа исәнлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхетнең олысын телибез.  Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле бит син безгә. Киләчәктә дә саулык белән безнең бәхетебезгә куанып, әти белән тигезлектә гомер итәргә насыйп булсын. Син безгә һәрвакыт кирәк, сиңа әни барысы өчен дә мең рәхмәт.

Әнкәй диеп әйтер кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям диеп,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Изге теләкләребезне юллап сине яратып, хөрмәтләп: әтиебез, балаларың, киявең, киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

 

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Рамилә Рафаил кызы Мөшәрәпованың 11 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.

Кадерле апабыз! Син һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз. Без сине ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып, тормыш иптәшең Илдус абый  белән бергә, кадер-хөрмәттә озак яшәгез.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет, шатлык һәм тазалык белән,

Килеп торсын иде көткәне.

Иң изге теләкләр белән: сеңелләрең гаиләләре белән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X