Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Фәймә Хәбир кызы Яфизованың юбилее

06 декабря 2019, 16:01

579

0

0

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче  Фәймә Хәбир кызы Яфизованың  юбилее

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче яраткан әниебез, әбиебез Фәимә Хәбир кызы Яфизованың 10 декабрьдә олы юбилее, әтиебез Илгизәр Кадыйр улы белән тормыш корып яшәүләренә 60 ел тулды.

Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа саулыклы озын гомер, һаман шундый сабыр, мәрхәмәтле, киң күңелле булып калуыңны телибез. Без сиңа бик рәхмәтле. Бу гомердә шатлыгың да, сагышың да күп булгандыр.  Рәхмәт әйтеп язмышыңа, картлыкка бирешмичә, нык саулыгыгыз белән, пар канатың әтиебез белән озын-озак еллар яшәргә язсын.

Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,

Авырлыкны бергә җиңдегез.

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

Бриллиант туегызга җиттегез.

Сез булганга әти-әни,

Нигезебез нурлы, сөйкемле.

Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,

Яныгызчы йолдыз шикелле.

Кадерлеләребез, имән юбилиегызны да каршы алырга Ходай насыйп итсен.

Иң изге теләкләр белән: улыгыз Илдар, киявегез Рамиль, кызыгыз Фәйрүзә, оныкларыгыз Рузәл, Диләүсә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев