Яңа Чокалы авылында яшәүче Надыйр Нургали улы ДРУЖКОВның юбилее
Яңа Чокалы авылында яшәүче әтиебез Надыйр Нургали улы Дружковның 15 октябрьдә 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез, сөекле бабабыз! Син тормыш авырлыкларын җиңеп, сабыр холыклы, хөрмәтле кеше булып, бүгенге көнеңә килдең. Тырыш, булдыклы, уңган гына түгел, якын, яраткан кешебез дә син, кадерле әтиебез.
Әтиебез, син безнең өчен һәрчак олы җанлы, туры юл күрсәтүче, гадел, киң күңелле, сабыр да, таләпчән дә була белдең. Рәхмәт сиңа! Ходай тәгалә нык сәламәтлек, гаилә бәхете биреп, әниебез белән тигезлектә, пар канатлар булып, озын-озак еллар безне шатландырып, без, балаларыгызның игелеген тоеп яшәргә насыйп итсен!
Бүген синең юбилеең, әти!
Җитмеш яшең – Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Безнең өчен тормыш терәге.
Якты йолдыз кебек балкыйсың,
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле кешебез булып, әти-әни,
Торасыз сез күңел түрендә.
Иң изге теләкләр белән: әниебез, балаларың Роберт-Флера, Радик-Рәзинә, Ранис-Гөлия, Рәзинә-Тауфик, оныкларың Раилә, Ралинә, Азалия, Илсаф, Зәлинә, Рәзил, Рәмзил, Рәмзилә.
Нет комментариев