Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чокалы авылында яшәүче Мәсум Хәмзә улы Юнысовның юбилее

02 декабря 2019, 15:13

467

0

0

Яңа Чокалы авылында яшәүче Мәсум Хәмзә улы Юнысовның юбилее

Яңа Чокалы авылында яшәүче Мәсум Хәмзә улы Юнысовның шушы көннәрдә олуг юбилее.

Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине олуг юбилеең  белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, югары белем биреп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти.  Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы,   йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Әти, син балаларыбызга  да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Иң изге теләкләр белән: әниебез; балаларың Энҗе-Марат, Ләйсән-Данир; оныкларың  Самат, Зөләйха, Чулпан, Зифа.

 

Яңа Чокалы авылында яшәүче Мәсум Хәмзә улы Юнысовның шушы көннәрдә олы юбилее.

Хөрмәтле кодабыз!

Сине олы юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син күп еллар балаларга  белем биреп, хөрмәтле кеше булып бүгенге көнеңә килдең.  Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми,  һаман шулай кодагый белән бергә, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын. Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы телибез. Авырмыйча, сау-сәламәт булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, сөенеп яшә.

Изге теләкләр белән: кодаң Фәрит, кодагыең Алсу.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев