Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чокалы авылында яшәүче Миләүшә Ирфан кызы Нуртдинованың туган көне

11 декабря 2020, 13:15

243

0

0

Яңа Чокалы авылында яшәүче Миләүшә Ирфан кызы Нуртдинованың туган көне

Яңа Чокалы авылында яшәүче Миләүшә Ирфан кызы Нуртдинованы 16 декабрьдә булачак туган көне белән котлыйбыз.

Кадерле туганыбыз!  

Без синең киң күңелле, олы җанлы, гади, ярдәмчел булуыңа карап сокланабыз. Бәйрәмең уңаеннан  сиңа бары тик саулыктан, шатлыктан, бәхеттән генә торган киләчәк телибез. Туар таңнарың аяз, алдагы көннәрең якты булсын. Һәрчак ачык, киң күңелле, ярдәмчел туганыбыз булып кал, тормыш иптәшең Ислам  белән тигез тормышта, балалар, оныклар игелеге күреп, бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, кадер-хөрмәттә, озын һәм озак еллар гомер итүегезне телибез.

Олы җанлы изге йөрәк синдә,

Кояштай нур сирпеп яшисең.

Җылың җитә безнең һәммәбезгә,

Иң кадерле, күркәм кеше син.

Иң изге теләкләр белән: энең Ринат-Рәзилә, Реналь.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев