Яңа Чокалы авылында яшәүче Хисаметдинов Равиль Исмәгил улы белән Рәйнә Сабирҗан кызының бергә яшәүләренә 60 ел
Яңа Чокалы авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Хисаметдинов Равиль Исмәгил улы белән Рәйнә Сабирҗан кызының 18 декабрьдә бергә тормыш корып яшәүләренә 60 ел тула.
Безнең кадерлеләребез! Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез– бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Иңне-ингә куеп, кайгы - шатлыкларны бергә җиңеп, тормыштан тәм табып, 4 бала үстереп олы тормыш юлына озаттыгыз. Ходай сезне киләчәктә дә тигезлектән, саулыктан аермыйча, озын гомер итәргә язсын. Рәхмәт сезгә, барысы өчен дә!
Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,
Бергә тартып тормыш арбасын,
Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,
Һәрчак туры юлдан барасыз.
Иң изге теләкләр белән: кызларыгыз, улларыгыз, киленнәрегез, кияүләрегез, оныкларыгыз, кода-кодагыйларыгыз.
Нет комментариев