Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чокалы авылында яшәүче кадерле әниебез Рафика Хәсән кызы Фәйзуллинаның юбилее

11 декабря 2020, 13:15

244

0

0

Яңа Чокалы авылында яшәүче кадерле әниебез Рафика Хәсән кызы Фәйзуллинаның юбилее

Яңа Чокалы авылында яшәүче кадерле әниебез Рафика Хәсән кызы Фәйзуллинаның 15 декабрьдә 75 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, әбиебез!

Бүгенге гомер бәйрәмең белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне телибез. Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне саулыкта, шатлыкта, кайгы-хәсрәт күрми, тормышыбызга ямь өстәп, балаларыңның, оныкларыңның, якыннарыңның игелеген тоеп яшәргә язсын. Әниебез, киләчәктә дә син мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал. Синең алда башыбызны иеп, олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Нинди генә теләк теләсәк тә,

Бик аз булыр синең хөрмәткә.

Бәхет, шатлык, исәнлекләр килсен–

Без калабыз шушы теләктә.

Изге теләкләр белән сине яратып: балаларың Резеда, Рафис, Радик, киявең Ильяс, оныкларың Ильназ, Диана. Безнең теләкләргә әтиебез һәм энең Әмирҗан да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев