Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чокалы авылында яшәүче БЕЛЬДЕЧКОВА Әлфия Ирфан кызының юбилее

22 февраля 2019, 13:08

625

0

0

Яңа Чокалы авылында яшәүче  БЕЛЬДЕЧКОВА Әлфия Ирфан кызының  юбилее

Яңа Чокалы авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Бельдечкова Әлфия Ирфан кызының олы юбилее.

Әни!   Син гомер буе туган җиреңә намуслы хезмәт иттең. Акыллы, ярдәмчел, олы җанлы булганың өчен, якыннарың, хезмәттәшләрең арасында абруең зур синең. Барлык кылган изгелекләреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа тирән рәхмәтлебез. Рәхмәт әни, әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, иркәләп, назлап үстердегез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы булып, әтиебез белән тигезлектә, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта, исәнлектә озак еллар гомер кичерергә язсын.

Әти белән тигез яшәгез сез,

Ничек матур парлап йөргәндә.

Шулай бергә каршы алыгыз сез,

Без сагынып кайтып кергәндә.

Зур хөрмәт белән: әтиебез, балаларың, яраткан оныкларың Зәринә, Эльвина, кода-кодагыең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев