Яңа Чокалы авылында туып-үскән Абдикаев Шәрифҗан Сәнатулла улына 90 яшь
Яңа Чокалы авылында туып-үскән Абдикаев Шәрифҗан Сәнатулла улына 90 яшь тулды.
Кадерле әтиебез!
Сине чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа исәнлек, бәхет телибез. Сиңа Ходай матур сыйфатларны кызганмыйча биргән – син уңган, ачык күңелле кеше, төп нигезнең учагын сүндермичә, балаларыңа таяныч булып яшисең. Барыбызны да каршы алып, озатып торганың өчен мең рәхмәт сиңа.
Кышлар гына бүләк итәдер ул,
Бу дөньяга синдәй кешене.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче,
Йөрәгебездән чыккан изге теләкне.
Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың, оныкларың исеменнән улың Рәшит, киленең Надежда. Бу теләкләргә сеңелең Наҗия дә кушыла.
Нет комментариев