Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чокалы авылында гомер итүче Хисаметдинов Мансур Мидехәт улының юбилее

23 августа 2019, 11:20

631

0

0

Яңа Чокалы авылында гомер итүче  Хисаметдинов Мансур Мидехәт улының  юбилее

Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында гомер итүче әтиебез Хисаметдинов Мансур Мидехәт улының 25 августта 65 яшьлек юбилее.

Яраткан әтиебез!

Сине гомер бәйрәмең – туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Үз гомереңдә син шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне кичергән булсаң да, сынмагансың. Киләчәктә сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, ак бәхетләр, көннәреңнең бары тик шатлыкта гына үтүен, әни белән тигезлектә, саулыкта картаерга насыйп булуын телибез.

Бүген сиңа 65 яшь, әти,

Ә син, безнең, һаман яшь әле.

Кирәк булып, терәк булып безгә,

100 гә кадәр, әти, яшә әле!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Син балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз синең белән матур,

Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың. Безнең теләкләребезгә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев