Туган Як
  • Рус Тат
  • Яңа Чокалы авылында гомер итүче Илһам Диһанша улы Хәлиловның юбилее

    --, 6 декабрь 2019 - 15:59
    98
    0
    0

    Яңа Чокалы авылында гомер итүче әтиебез Илһам Диһанша улы Хәлиловның 9 декабрьдә олы юбилее.

    Кадерлебез! Сине ихлас йөрәктән кояш нурлары ак карларны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән зур бәйрәмең-туган көнең белән котлыйбыз.

    Сабыр холыклы, олы йөрәкле, һәрвакыт ачык йөзле, әниебез белән безне салкын җилләрдән,  гаделсезлектән саклап, яклап үстергәнең өчен мең рәхмәт сиңа. Тормыш күгең аяз, юлларың нурлы, саулыгың нык, гомерең озын, рухың көчле булсын. Балаларыңның игелеген, мәрхәмәтен күреп, әни белән гаилә учагын сүндермичә, бәхет-шатлыкларга төренеп, бергәләшеп матур гомер итәргә Ходай насыйп итсен.

    Иң изге теләкләр белән: әниебез, Илнар, Илһамия-Раил.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: