Туган Як
  • Рус Тат
  • Яңа Чәке авылында яшәүче Алимова Гөлнур Вәлиҗан кызының юбилее

    --, 16 август 2019 - 10:26
    87
    0
    0

    Чүпрәле районы Яңа Чәке авылында яшәүче әниебез Алимова Гөлнур Вәлиҗан кызының 22 августта 55 яшьлек юбилее.

    Әни! Син - гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Рәхмәт әни, әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, безне сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстергәнегез өчен. Сезнең алда без баш иеп, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Әни, сиңа иң матур теләкләребезне генә юллыйбыз: ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың кайгы-борчуларсыз, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә, без - балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, әти белән исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп булсын.

    Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,

    Сине ташламасын, әни, гомергә.

    Йортыбызны җылытучы учак,

    Нур сибүче кояш син безгә!

    Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Рафаил, балаларың Алмаз-Ләйсән, Рамиль-Гөлназ, Энҗе, оныкларың Айсылу hәм Әминә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: