Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Түбән Каракитә авылында яшәүче Рауза Кадыйр кызы АЛТЫНБАЕВАның туган көне

12 октября 2018, 09:23

659

0

0

Түбән Каракитә авылында яшәүче Рауза Кадыйр кызы АЛТЫНБАЕВАның  туган көне

Түбән Каракитә авылында туып-үскән, бүгенге көндә шунда яшәүче Рауза Кадыйр кызы Алтынбаеваның 15 октябрьдә туган көне.

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине олы бәйрәмең – 70 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.

Утлар, сулар кичтең, батмадың,

Авыр юллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә-буранга,

Чын мәгънәсендә Кеше булганга.

Әтидән иртә тол калып, кеше арасында ким-хур итмичә, яратып, сөеп үстердең. Нинди кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдең, гадел булырга өйрәттең. Без моның өчен, әниебез, әбиебез, сиңа бурычлыбыз.

Газизебез! Бүген сиңа 70 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь, дөньядагы иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың өчен, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Авыр сүзләр әйткән яки үзебез дә сизмичә рәнҗеткән булсак, гафу ит. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшәсәң иде.

Рәхмәт сиңа, әнкәй-әбекәй, яшәгәнең өчен,

Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен.

Балам, оныкларым диеп, күз нурларың жәлләмичә,

Төп нигездә терәк булып торганың өчен.

Шушы изге теләкләр белән: балаларың Тәлгать-Резедә, Әсхать-Сиринә, Ирек-Алсу, оныкларың Айрат, Айгөл; Ильяс, Ләйсән; Айдар, Айсылу.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев