Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Түбән Каракитә авылында туган Ирфан Зәйдулла улы Салиховның олы юбилее

    --, 26 сентябрь 2021 - 08:58
    26
    0
    0

    1961ел...Алтын көзнең матур 26  сентябрь көнендә, Чүпрәле районы, Түбән Каракитә авылында Салихов Зәйдулла гаиләсендә бишенче бала булып, туганыбыз Ирфан дөньяга  аваз сала...

    Хәзер инде аның гомеренең иң матур төсмерләргә күмелгән, җимешләр өлгергән чагы .  Аның бүген олуг юбилее -60 яшь. "Идел буе Цеолиты җәмгыяте" ндә өлкән инженер булып эшләүче бертуганыбыз, кадерлебез Ирфан!

    Тыйнаклыгың, тәрбияле, тырыш булуың бүгенге бәхетнең төп нигезе булса, синдәге тугрылык, акыл, уңганлык гаиләңдәге камиллеккә алып килде. Хәләлең Розалия белән матур гомер кичерәсез, балалар, оныклар бәхетенә сөенәсез, туганнарыгыз, күрше - күлән гә җан җылыгызны кызганмый игелек өләшәсез. "Мәхәббәтле өй түрләре җәннәтләргә тиң икән, " - дип җырлана җырларда. Без сезгә карап соклана быз! Кадерлебез Ирфан! Гомер бәйрәмең белән котлап, киләчәктә дә чиксез шатлык - сөенечләргә төренеп, Розалия белән иңгә-иң куеп яшәвегезне телибез. Алдагы көннәреңдә якты, кояшлы булсын, нык сәламәтлек беркайчан да ташламасын. БӘХЕТЛЕ БУЛ! Шушы сүзне кабатлый безнең йөрәк. Дөнья нурлы булсын өчен, яныбызда син кирәк.

    Иң изге теләкләр белән:барлык туганнарың

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: