Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Түбән Каракитә авылында гомер итүче Санатуллова Наилә Минниша кызының юбилее

04 апреля 2021, 09:10

231

0

0

Түбән Каракитә авылында гомер итүче Санатуллова Наилә Минниша кызының юбилее

Түбән Каракитә авылында гомер итүче Санатуллова Наилә Минниша кызының 4 апрельдә  50 яшьлек юбилее.

Дөньядагы иң кадерле кешебез, әниебез! 50 яшьлек алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.  Безнең тормышыбызның нуры, таянычы, терәге, бөтен гомереңне, көчеңне балаларың бәхете өчен биргән изге кеше син.

Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз. Гаилә дигән патшалыкның алиһәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп тормышыбызны нурга күмеп яшәвең өчен сиңа зур рәхмәт.

 Син, әти белән йортыбызның алыштыргысыз яме һәм тоткасы. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән, әтиебез белән бергә безнең уңышларыбызга куанып, шатланып яшә.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына,

Табып була олы бәхетне.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, улың Илһам, кызың Гөлназ. Шушы теләкләргә әти-әниең дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X