Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Түбән Каракитә авылында гомер итүче Гелсинә Рәхимҗан кызы Алтынбаеваның юбилее

10 января 2020, 10:59

373

0

0

Түбән Каракитә авылында гомер итүче  Гелсинә Рәхимҗан кызы Алтынбаеваның  юбилее

 

Әниебез гомеренең 40 елын  мәгариф өлкәсенә багышлады. Бүгенге көндә дә дини гыйлем, тәрбия бирү юнәлешендә хезмәт куя.

Кадерле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз! Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Көннәрең  шатлык белән үтсен, гомер юлларың  озын булсын, кайгы - хәсрәт күрми, безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып, безнең туган йортыбызның яме булып, мәңге яшәгез! Әниебезне  кадерләгән, аны яраткан, саклаган, ихтирам итеп яшәгән әтиебезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Без,  балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларын күреп, куанычлы хәбәрләрен генә ишетеп озын, матур гомер кичерегез, безнең кадерлеләребез!

Әниебез! Без телибез сиңа зур бәхетләр, күтәренке  булсын күңелең. Матур яшә, картаюны белмә, гел шатлыктан торсын гомерең.

Озын гомер бирсен Ходай сиңа, сызламасын аяк-кулларың. Әтиебез, балаларың,туганнарың белән,  матур үтсен гомер юлларың.

Иң изге теләкләр белән балаларың:  Нәгыйм, Ильмир, Ләйсән, киленең  Венера, киявең  Айрат, оныкларың Ильшат, Айгизә, Зөһрә, Нияз, Айзилә, Әмир. Шушы теләкләргә әтибез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев