Татар Төкесе авылында яшәүче Айнуллов Фиргали Зәйнулла улына 84 яшь тула
Татар Төкесе авылында яшәүче Айнуллов Фиргали Зәйнулла улына – бабаема 3 апрельдә 84 яшь тула. Бергә тормыш корып яшәвебезгә дә февральдә 57 ел булды. Икебез дә сугыш чоры балалары.
Ач-ялангач үстек без,
Үләнгә дә туймадык.
Әтисез, ятим үссәк тә,
Бирешмәдек, чыдадык.
Бабаемның балачагы,
Җиңелләрдән булмаган.
Әтисез, ятим үссә дә,
Бирешмәгән, чыдаган.
Язмыш безне сынамады түгел,
Уттан алып салды суларга.
Тормыш давылларын җиңеп була,
Икәү һәрчак янәшә булганда,-дип искә ала бабаем үткән көннәрен.
Саргайтмагыз, су сибегез,
Бакчадагы гөлләрне.
Сау-сәламәт яшик әле,
Алдагы гомерләрне.
Тормышныңда, язмышның да,
Үтәдер сынаулары.
Тимәсен бәхетебезгә,
Ялгызлык кыраулары. Амин!
Шулай мәңге бергә яшәргә дигән теләк белән: балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың исеменнән, сиңа озын гомер теләп калучы тормыш иптәшең Гөлфария.
Нет комментариев