Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Төкесе авылында гомер итүче әтиебез Хәмзә Зәйнулла улы Садыковның юбилее

07 августа 2020, 09:09

290

0

0

Татар Төкесе авылында гомер итүче әтиебез Хәмзә Зәйнулла улы Садыковның юбилее

Татар Төкесе авылында гомер итүче әтиебез Хәмзә Зәйнулла улы Садыковның 7 августта 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сиңа йөрәктән чыккан иң җылы хисләребезне җиткереп, сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Синдәге төпле акыл, уңганлык, сабырлык, олы җанлылык барыбыз өчен дә үрнәк. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.

Сиңа аяз күк йөзе, нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Йөзеңдәге шатлык нуры беркайчан да сүнмәсен. Әни белән бер-берегезгә куаныч, ышаныч булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тормышның һәр мизгеленә сөенеп, озын гомер итәргә язсын.

Йөрәгеңнең киңлегенә,

Сыйганбыз барыбыз да.

Без бәхетле, әти, синдәй кеше,

Булганда яныбызда.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Рамиль, Рамилә, Люция, Гөлфизә, Ильмас, киленнәрең, кияүләрең һәм оныкларың. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев