Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Шатрашаны авылында гомер итүче Хәдичә Җалалетдин кызы Сәлаховага 90 яшь

11 декабря 2020, 13:14

223

0

0

Татар Шатрашаны авылында гомер итүче Хәдичә Җалалетдин кызы Сәлаховага 90 яшь

Татар Шатрашаны авылында гомер итүче Хәдичә Җалалетдин кызы Сәлаховага 13 декабрьдә 90 яшь тула.

Кадерле әниебез, яраткан ягымлы, акыллы әбиебез!

Сине ихлас күңелдән олуг юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Исәнлек-саулык, бәхетле тыныч картлык көннәре, иман байлыгы, бала-оныкларыңның рәхәтен, игелеген күреп яшәвеңне телибез.

Син бит, әни, безнең тормыш яме,

Авыр чакта безгә син терәк.

Озак яшә, әни, сәламәт бул,

Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Авыртмасын тәнең, сызламасын җаның,

Якты йөзең һаман яктыртсын.

Аллаһы сиңа картлык көннәрендә,

Саулык, өмет, шатлык китерсен.

Иң изге теләкләр белән балаларың Мостафа-Рәйсә,  Рафаэль, Зарифулла-Алсу, Әминә, Имаметдин-Әлфия, Миләүшә, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән сине яратып: кызың Нәфисә, киявең Әмир, оныкларың Ләйсән, Илназ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев