Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Шатрашаны авылында гомер итүче Алимбековлар гаиләсендә истәлекле көннәр

10 января 2020, 11:03

392

0

0

Татар Шатрашаны авылында гомер итүче Алимбековлар гаиләсендә истәлекле көннәр

Татар Шатрашаны авылында гомер итүче Алимбеков Вильсур белән Гүзәлиянең шушы көннәрдә 45 еллык гомер бәйрәмнәре – туган көннәре булып үтте. Вильсурның Армия хезмәтеннән кайтуына – 25 ел, бергә гомер итүләренә 24 ел тулды.

Бербөтен тату гаилә булып ике кыз, Дилә белән Ләйләне, тәрбияләп үстерделәр. Алар Казан шәһәрендә укыйлар, эшлиләр. Гүзәлия яшьтән ятим калса да, югары дәрәҗәләргә иреште. Үз тырышлыгы белән укып, бүгенге көндә балаларга белем бирә. Вильсур исә шофер, күп профильле авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый, нәкъ менә сезнең кебек-тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзергә әйләнә. Гомер буе киңәшчебез, ярдәмчебез булдыгыз, рәхмәт сезгә. Алдагы тормышыгыз кайгы-хәсрәтсез үтсен, балалаларыгызның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, бер-берегезгә терәк булып, тигез, мул  тормышта яшәргә насыйп булсын.

Яшик әле озак бергә-бергә,

Суытмыйча йөрәк җылысын,

Бәхет дигән гүзәл төшенчәнең,

Без телибез сезгә олысын.

Иң изге теләкләр белән: әтиегез  Иршат, әниегез Гөлҗиһан, энегез Зөфәр, Фәния гаиләләре белән, кызларыгыз Дилә, Ләйлә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев