Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Бизнәсе авылында яшәп, гомер итүче Нәзилә Ирфан кызы Айнетдинованың туган көне

24 июня 2022, 08:22

230

0

0

Татар Бизнәсе авылында яшәп, гомер итүче Нәзилә Ирфан кызы Айнетдинованың туган көне

Татар Бизнәсе авылында яшәп, гомер итүче Нәзилә Ирфан кызы Айнетдиновага шушы көннәрдә 30 яшь тулды.

Табигатьнең иң матур, яшеллеккә төренгән вакытында якты дөньяга аваз салучы киленебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Синең кебек  ярдәмчел, миһербанлы, саф күңелле киленнәр бик сирәктер. Күңелең  җәй кояшы кебек җылы, уйларың гел изгелектә, һәркемгә ярдәмгә әзер кеше син. Уңган, булган алтын куллпарың күпләргә үрнәк булып тора. Без сиңа мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез.

30 яшь- гомереңнең иң матур, рәхәт чагы,

Янәшәңдә ирең һәм кызың бар.

Мөһим түгел калганы.

Олы йөрәк, киң күңелең синең,

Син безгә зур терәк.

Сәламәт һәм бәхетле бул,

Син бит безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән: кайнанаң Рушания, кайнатаң Иматдин.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев