Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Нурислам Абдулвәли улы КУЧАТКОВның юбилее

23 ноября 2020, 08:39

344

0

0

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Нурислам Абдулвәли улы КУЧАТКОВның юбилее

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Нурислам Абдулвәли улы КУЧАТКОВның 24 ноябрьдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек  миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да  мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә!

Рәхмәт, әткәй!

Бу дөньяда

Булганың өчен рәхмәт.

Безне саклап-яклап

торган

Кулларың өчен рәхмәт

Ходай сиңа озын гомер,

Гомерлек шатлык

бирсен.

Кайгы-хәсрәтсез

тормыш,

Бәхетле картлык бирсен.

Кешелекле бит син, әти, олы җанлы,

Ярдәмче син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше белмим, бармы,

Без бәхетле тик син булганга.

Иң изге теләкләр белән: кызың, киявең, оныкларың Һәм кода-кодагыең. Безнең теләкләргә әниебез, улың Илфат та кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X