Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Мөнирә Шаһиҗан кызы Кәлимуллинага 80 яшь

30 декабря 2019, 08:31

425

0

0

Татар Бизнәсе авылында яшәүче  Мөнирә Шаһиҗан кызы Кәлимуллинага  80 яшь

Татар  Бизнәсе  авылында   яшәүче газиз кешебез, кадерле әниебез, дәү әниебез, сөекле әбиебез  Мөнирә Шаһиҗан кызы  Кәлимуллинага 2  январьда  80 яшь тула.

Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен  биреп, «балаларым» дип өзелеп торучы кадерле  әниебез, олуг юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешмичә яшәвеңне телибез. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне  әйтеп бетерерлек түгел, алар иксез-чиксез. Шатлыкларыбыз - синеке дә, борчуларыбыз да уртак безнең. Һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, барыбызны туплап, яратып яши белүең белән үрнәк син.

Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта,  озын-озак еллар сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Туган йортыбызның яме бит сез, барысы өчен дә мең-мең рәхмәт!            

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Иң  изге теләкләр белән: барлык балаларың, кияү- киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың исеменнән кызың Дамирә, киявең Рәмис. Безнең теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев