Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Җәмил Габделхак улы Мөдәрисовның юбилее

29 марта 2019, 08:47

682

0

0

Татар Бизнәсе авылында яшәүче  Җәмил Габделхак улы Мөдәрисовның юбилее

Татар Бизнәсе авылында яшәүче әтиебез Җәмил Габделхак улы Мөдәрисовның 1 апрельдә күркәм юбилее.

Газиз кешебез!

Ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Алдагы көннәреңдә дә әни белән тигезлектә гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

Син тыйнак та, акыллы да,

Син сабыр да, түзем дә.

Кешеләргә тау кадәрле

Мәхәббәт бар үзеңдә.

Сокландыра һәммәбезне,

Синдәге бу затлылык.

Яшә шулай гомер буе,

Олы җанлы зат булып.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Җәмилә, балаларың.

 

Кадерле туганыбыз Җәмил!

Сине юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа исәнлек-саулык, ак бәхетләр, Җәмилә белән, кайгы-хәсрәт күрмичә, һәрвакыт шулай бер-берегезгә терәк булып, яшәвегезне телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, озын гомер итәргә Ходай насыйп итсен.

Кайчан керсәң, өеңдә нур бөрки,

Каршылыйсың якты йөз белән.

Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә

Синең әйткән йомшак сүз белән.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет, куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Иң изге теләкләр белән: Ирфан абыең гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев