Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Камалова Резидә Ирфан кызының юбилее

31 мая 2019, 11:53

847

0

0

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Камалова Резидә Ирфан кызының  юбилее

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Камалова Резидә Ирфан кызының 4 июньдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерле сеңелебез Резидә!

Сине гомер бәйрәмең–юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син гомереңне балаларга белем бирүгә багышладың, бүгенге көндә дә шул эшне дәвам итәсең. Сабыр холыклы, хөрмәтле кеше син. Тырыш, булдыклы, уңган гына түгел, якын, яраткан кешебез дә син. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын.

Котлы булсын туган көнең,

Шатлык белән үтсен һәр көнең.

Корычтай нык булсын исәнлегең,

Кояшныкы булсын гомерең.

Иң изге теләкләр белән: барлык балалар һәм оныклар исеменнән Җәмил, Җәмилә Мөдәрисовлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев