Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Гомәр Алиулла улы Сафинга 80 яшь

10 июля 2020, 08:42

337

0

0

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Гомәр Алиулла улы Сафинга 80 яшь

 

Татар Бизнәсе авылында туып-үскән, гомерен шушы җиргә, аның кешеләренә хезмәт итүгә багышлаган Гомәр Алиулла улы Сафинга 15 июльдә 80 яшь тула.

Алар әниебез Фәсахәтбану Сабирҗан кызы белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Әтиебез авылда йорт җиткезү, авыл тормышын җигелеп тартуы өстенә, башлап колхозда комбайнчы, соңыннан терлекчелек фермасы мөдире һәм лаеклы ялга чыкканчы известь карьерында машинист булып эшләде. Миһербанлы, шәфкатьле, үз тормышын дини кануннарга нигезләнеп алып баручы буларак ул без, балаларында да, хезмәткә, яшәүгә мәхәббәт тәрбияләде, һәрберебезне башлы-күзле, йортлы итте. Әтиебезнең тагын бер күркәм сыйфатларының берсе – ул озак еллар авыл мәчетендә имамлык вазыйфасын да башкарды.

Әти, сиңа иң-иң изге теләкләребез – сәламәт бул, балаларыңның игелеген тоеп яшә, әниебез белән пар канатлы булып олыгаюлар насыйп булсын!

Гаилә нигезе нык син булганга гына,

Рәхмәт синең төпле сүзеңә.

Һәркемгә булган изгелегең, игътибарың

Савап булып кайтсын үзеңә!

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,

Сине ташламасын, әти, гомергә,

Йортыбызны җылытучы учак,

Нур сибүче кояш син безгә!

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың Усман, Алсу – Ринат, Фуат – Гөлүсә, Тәнзилә – Зөфәр һәм 8 оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев