Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Фәхертдинова Җәмилә Илалетдин кызының олы бәйрәме

29 августа 2020, 08:23

293

0

0

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Фәхертдинова Җәмилә Илалетдин кызының олы бәйрәме

Татар Бизнәсе авылында яшәүче Фәхертдинова Җәмилә Илалетдин кызын 29 августта булачак 65 яшьлек олы бәйрәме белән тәбриклибез.

Кадерле тормыш иптәшем, безнең өчен бик кадерле булган хөрмәтле әниебез!

Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешен яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз.

Кадерле әниебез!

Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме-алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәләмәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әтиебез Ирфан белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит.

Без рәхмәтле сиңа, әни,

Бүләк итеп гомер биргәнгә.

Балам, диеп, өзгәләнеп,

Йокысыз төннәр үткәргәнгә.

Без рәхмәтле сиңа, әни,

Бар дөньяны нурга күмгәнгә.

Һәр балаңа назларыңны,

Тигез итеп бүлеп биргәнгә.

Без рәхмәтле сиңа, әни,

Безгә сабыр, түзем булганга.

Без бәхетле һәрвакытта,

Карашыңны синең тойганга.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Ирфан, балаларың Фәридә-Рәшит, Нәзилә-Рафаэль, Илнур, Газинур, оныкларың Зөбәрҗәт, Айрат, Фәнисә, Иркә, Талия-Фәнил, кода-кодагыйларың Гелюш, Иматдин-Рушания һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев