Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Бизнәсе авылында гомер итүче Хәйбуллов Рафик Лотфулла улына 80 яшь

19 марта 2021, 14:31

262

0

0

Татар Бизнәсе авылында гомер итүче Хәйбуллов Рафик Лотфулла улына 80 яшь

Татар Бизнәсе авылында гомер итүче кадерледән-кадерле әтиебез, бабабыз Хәйбуллов Рафик Лотфулла улын ихлас күңелебездән күркәм юбилее – 80 яше белән тәбрик итәбез.

Тормыш киңлекләрен иңләгәндә  хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таянырлык  көч була. Безнең өчен бик кадерле булган әтиебез дә нәкъ шундый ирләрнең берсе. Гаилә җанлы, әниебезнең, балаларыңның, оныкларыңның ныклы терәге, таянычы, кешелекле, ярдәмчел, игътибарлы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Син безнең ышаныч та, саклаучыбыз да, яклаучыбыз да. Алдагы көннәрдә дә әниебез белән иңне-иңгә куеп, парлашып, бер-беребезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сау-сәламәт, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын.

Гомерләрең озын булсын, әти,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә: безнең өчен җирдә,

Син – иң изге һәм иң кадерле.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп: әниебез, Тәскирә-Фәрит, Алмаз-Лилия, Гөлназ; Алсу, Эльвира-Дима; Фәниль-Гөлия, Раниль, Рәзил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев