Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шланга авылында яшәүче Сөмбелә Ирзан кызы Сатдиновага 55 яшь тула

10 января 2020, 11:01

378

0

0

Шланга авылында яшәүче Сөмбелә Ирзан кызы Сатдиновага  55 яшь тула

Шланга авылында яшәүче апабыз Сөмбелә Ирзан кызы Сатдиновага 10 январьда 55 яшь тула.

Кадерлебез!  

Йөрәктәге иң җылы хисләребезне җиткереп, гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Ходай Тәгалә сине булдыклы, киң күңелле, ачык йөзле, уңган итеп яраткан. Гадилегең, юмартлыгың, көчле рухлы булуың белән үрнәк син. Сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч тормыш, балаларыңның, оныкларыңның игелеген  күреп, саулыкта, җизни  белән  бәхетле, тигез  тормышта яшәвеңне телибез. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын синең гомерең. Киләчәгең бүгенгедән дә яктырак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булсын.

Котлы булсын, апа, юбилеең,

Нурлар иңсен күркәм йөзеңә.

Безгә  бик тә кирәк бит син,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә!

Яшәгән саен яшәү дәртең артсын,

Сәламәт булсын изге йөрәгең.

Җаның тыныч, канатың нык булсын,

Тигезлектә үтсен гомерең.

Гомерләрең озын булсын синең,

Бәхетләрең булсын гомерле.

Белеп яшә, безнең өчен җирдә

Син иң изге һәм иң кадерле.

Иң изге теләкләр белән: әниең; Илмас-Әлфинур; Миләүшә-Равиль; Гөлсирә-Равил; Илдар-Рәмзия; Ләйсән-Данил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X