Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шланга авылында яшәүче Шәмсия Сәмигулла кызы АЛИМОВАның юбилее

06 марта 2019, 09:49

813

0

0

Шланга авылында яшәүче Шәмсия Сәмигулла кызы АЛИМОВАның  юбилее

Шланга авылында яшәүче Шәмсия Сәмигулла кызы Алимованың 9 мартта 50 яшьлек юбилее.

Кадерле туганыбыз!

Йөрәктәге иң җылы хисләребезне җиткереп, гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Туганнарым, дип җан атып, безгә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булып, кайгыртучанлык күрсәтеп яшәгәнең өчен чиксез рәхмәтебезне белдереп, сиңа: озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, саулык, балалар игелегендә, тормыш иптәшең Фәрит, әниегез  белән матур тормыш итүеңне телибез.

Кадерле син безнең өчен,

Яратып сине яшибез.

Бәхетле бул, кайгы күрмә,

Игелекле якын кешебез.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,

Эшләрең дә барсын, гөрләсен.

Гомер буе синең йөрәгеңдә

Яшәү дәрте сүнми дөрләсен!

Иң изге теләкләр белән: Шәүкәт-Фирдәүсә, Ади-Шамилә, Шәйхинур-Рәмзия һәм балаларыбыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев