Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шланга авылында яшәүче Сагдеев Камил Зәйнетдин улына 65 яшь

09 августа 2019, 10:47

859

0

0

Шланга авылында яшәүче Сагдеев Камил Зәйнетдин улына 65 яшь

Шланга авылында яшәүче Сагдеев Камил Зәйнетдин улына 12 августта  65 яшь тула.

Кадерлебез! Акыллы, олы җанлы, ярдәмчел, сабыр, уңган булганың өчен туганнарың, авылдашларың арасында абруең зур синең. Барлык кылган изгелекләрең, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен мең рәхмәтләр әйтеп, сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы булып, әниебез белән тигезлектә, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта, исәнлектә озак еллар гомер кичерергә язсын.

Рәхмәт, әти, дөрес тәрбияңә,

Безнең өчен янып-көйгәнгә.

Балаларыңны да, оныкларыңны да,

Чын күңелеңнән өзелеп сөйгәнгә.

Синең өчен, бары синең өчен,

Рәхмәтебезнең иң-иң олысы.

Гомеребезнең һәр мизгеле саен,

Без, әтиебез, сиңа бурычлы.

Иң изге теләкләр белән: әниебез, Гөлнара-Илгиз, Илнар-Фәния, Гөлгенә-Ирек, кодагыйларың һәм яраткан оныкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев