Шланга авылында яшәүче Рифкат Әхмәтҗан улы Сабировның юбилее
Шланга авылында яшәүче Рифкат Әхмәтҗан улы Сабировның 1 апрельдә 70 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы, кешелекле, мәрхәмәтле, юмарт, ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын.
Котлы булсын синең юбилең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми шатлык белән,
Үтсен синең гомер көзләрең.
70 яшем җитте диеп моңсуланма,
Дәрт-дәрманың булсын яшәргә.
Саулык, бәхет, бала-оныклар шатлыгы,
Телибез сиңа алдагы көннәрдә.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң матур теләкләр белән: тормыш иптәшең Алсу. Бу теләкләргә барлык балалар, туганнар, оныклар кушыла.
Нет комментариев