Шланга авылында яшәүче Низамов Вильдан Ярулла улына 55 яшь
Шланга авылында яшәүче Низамов Вильдан Ярулла улына 1 апрельдә 55 яшь тула.
Кадерлебез безнең!
Сине олы бәйрәмең–55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә, безнең өчен җирдә,
Син иң изге һәм иң кадерле.
Кешелекле бит син, олы җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән якын кеше, белмим, бармы
Без бәхетле тик син булганга.
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек сиңа – олы бәхет,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.
Котлы булсын синең юбилеең,
Нурлар иңсен күркәм йөзеңә.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Фәридә, кызыбыз Динә, киявебез Илгиз.
Нет комментариев