Шланга авылында яшәүче Мөхарәмов Гильман Имаметдин улына 50 яшь
Шланга авылында туып-үсеп, шунда яшәүче Мөхарәмов Гильман Имаметдин улына 8 октябрьдә 50 яшь тула.
Кадерле яраткан тормыш иптәшем, сөекле әтиебез! Йөрәктәге иң җылы, иң изге хисләребезне җиткереп, истәлекле бәйрәмең-юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Сиңа нык исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын,
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы иң матур сүзләрнең,
Иң җылысын сиңа әйтәсе.
Рәхәт яшә җирдә, бәхетле бул,
Кайгы-хәсрәтләргә юлыкма.
Һәрвакытта сине аңлый торган,
Якыннарың барын онытма.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гөлнара, балаларың Лилия-Алмаз, Гомәр, Ильнара, Диана, оныгың Дияз.
Нет комментариев