Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шланга авылында яшәүче Хафизова Гелфинур Җамалтдин кызының юбилее

15 октября 2021, 08:04

216

0

0

Шланга авылында яшәүче Хафизова Гелфинур Җамалтдин кызының  юбилее

Шланга авылында яшәүче Хафизова Гелфинур Җамалтдин кызының 15 октябрьдә 75 яшьлек юбилее.

Изге җанлы, киң күңелле кадерле әниебез, әбиебез! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән ихлас тәбриклибез.

Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, балаларым, оныкларым, дип өзелеп торучы кадерле әниебезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешмичә яшәвен телибез.

Шатлыкларыбыз синеке дә, борчуларыбыз да уртак безнең, һәрвакыт сабыр, мәрхәмәтле булып, биш балаңны туплап, яратып яши белүең белән үрнәк син.

Һәр балаңның игелеген күреп,

Гел сөенеп кенә яшә син.

Сиңа бәхет, шатлык теләгәндә,

Амин, диеп торсын фәрештә.

Һәрбер иртә сине куандырып,

Шатлык белән яңа таң атсын.

Күзләреңне сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын.

Иң изге теләкләр белән: барлык балаларың исеменнән кызың Фәния, киявең Гамил, оныкларың Румил, Риназ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев