Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шланга авылында яшәүче Хафизова Дахия Вәлиәхмәт кызына 70 яшь

05 марта 2021, 10:49

202

0

0

Шланга авылында яшәүче Хафизова Дахия Вәлиәхмәт кызына 70 яшь

Шланга авылында яшәүче Хафизова Дахия Вәлиәхмәт кызына 8 мартта 70 яшь тула.

Сөекле әниебез! 

Сине чын күңелдән шушы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Тормышыбызның яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә Ходай сине сәламәтлектән аермыйча, без-балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, озын-озак гомер кичерергә язсын. Син-безнең иң газиз кешебез. Бу тормышта яшәвебез һәм бар булган уңышларыбыз өчен, без синең алда бурычлыбыз. Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә язсын. 

 

Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып, 

Килә сине тәбрик итәсе. 

Килә сиңа бәхет кенә теләп, 

Матур сүзләр генә әйтәсе. 

 

Син яшь әле, әнкәй, чибәр әле, 

Чәчләреңә бәсләр кунса да. 

Иң кадерле кешебез син безнең, 

Ничә генә яшең тулса да. 

 

Әле һаман без дип яшисең син, 

Күптән инде зурлар булсак та. 

Аз булыр күк, әнкәй, синең өчен, 

Нинди изгелекләр кылсак та. 

 

Без телибез сиңа бәхет, әнкәй, 

Һәрвакытта бул үз көчеңдә. 

Сине шулай исән-имин күрү, 

Бәхет бит ул безнең өчен дә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Кәбирҗан, кызларың Венера, Эльвира, Эльвина, кияүләрең Равил, Егор, оныкларың Альфред, Рузаль, Реналь.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев