Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шланга авылында яшәүче Илгизәр Вазыйх улы МӨХӘММӘТҖАНОВка 60 яшь

09 марта 2020, 12:21

373

0

0

Шланга авылында яшәүче Илгизәр Вазыйх улы МӨХӘММӘТҖАНОВка 60 яшь

Шланга авылында яшәүче Илгизәр Вазыйх улы Мөхәммәтҗановка шушы көннәрдә 60 яшь тула.

Кадерлебез!!!  Без сине олы йөрәкле, киң күңелле, тырыш, балаларыңа мәрхәмәтле әти, гаиләңдә кайгыртучан һәм ярдәмчел булганың өчен яратабыз. Киләчәктә сәламәтлек белән, тигез, бәхетле, мул тормышта, балаларыбызның, оныкларыбызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәвеңне телибез.

Тормыш матур, бергә чакта

Бәйрәмгә тиң гади көннәр дә.

Бер-беребезне саклап яшәгәндә

Тимәс безгә салкын җилләр дә.

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр чакта,

Тормыш ямьле тик син барында.

Рәхмәт, әтиебез, тәрбияңә,

Рәхмәт киңәшләреңә.

Бәхет, игелекләр тоеп,

Яшә син, яшә генә!

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Миңнегөл; балаларың Эльвира-Илфак; Илнур-Чулпан; Айсылу һәм яраткан оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев