Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шланга авылында яшәүче Бибинур Юныс кызы Махмутованың 90 яшьлек  юбилее

25 августа 2021, 08:52

239

0

0

Шланга авылында яшәүче Бибинур Юныс кызы Махмутованың  90 яшьлек  юбилее

Шланга авылында яшәүче 12 бала тәрбияләп үстергән герой ана –  Бибинур Юныс кызы Махмутованың 25 августта 90 яшьлек  юбилее.

Кадерле, яраткан әниебез!

Тормыш юлы сугыш чорларына туры килеп, авыр эшләрдә эшләп, күп кайгылар күргән көчле рухлы, иманлы, акыллы, ак яулыклы әниебез безгә төпле киңәшләре, догалары белән ярдәм итеп, бүгенге көндә туган нигезебездә, төпчеге – Фәнис тәрбиясендә гомер итә.

Әниебез! Безне чын кешеләр итеп үстергәнегез, укытып, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иткәнегез  өчен олы рәхмәтебезне  җиткереп,  олуг юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, тән сихәте, күңел тынычлыгы, без, балалар игелеге күреп, онык-оныкчыкларыңа куанып, янәшәбездә озак яшәвеңне телибез.

Унике баласына бүлеп биргән,

Йөрәгенең бөтен ялкынын.

Безнең күз алдында картайды шул

Киң күңелле әнием, алтыным.

Туган көне бүген әниебезнең

Туксан ел ул яши дөньда.

Матур үзе, җыерчыклы йөзе,

Чәчләре чал ап-ак булса да.

Чәчләреңә чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә кадерлебез, авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер генә.

Иң изге теләкләр белән: тугыз балаң, дүрт киявең, дүрт киленең, унсигез оныгың, егерме өч  оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X