Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шланга авылында яшәүче Айнетдинов Рәис Зиабетдин улының юбилее

19 июля 2019, 08:58

608

0

0

Шланга авылында яшәүче  Айнетдинов Рәис Зиабетдин улының  юбилее

Шланга авылында яшәүче якын кешебез Айнетдинов Рәис Зиабетдин улының 21 июльдә олы юбилее.

Кадерлебез!

Ихлас йөрәктән шушы бәйрәмең белән котлыйбыз. Син тормышка ямь өстәп, без, якыннарыңны куандырып яшисең. Осталыгың белән халык күңелен яулап, хезмәтеңнән тәм таптың. Синең оста кулларың белән төзелгән матур йортлар санының исәбе юк. Киләчәктә сиңа җәйге кояш нурларыдай аяз көннәр, бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр, гаилә иминлеге телибез.

Безнең күңел һәрчак сиңа,

Тели иң изге теләк.

Җир йөзендә синнән башка,

Беркем юк кадерлерәк.

Кояш кебек тормышыңа,

Ак бәхетләр килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп!

Иң изге теләкләр белән: әниең, энең Әсхать, тормыш иптәшең Гүзәл, балаларың Рәфис, Рәнис.

 

 

Шланга авылында яшәүче Айнетдинов Рәисне туган көне, юбилее белән котлыйбыз.

Рәис! Сиңа ныклы сәламәтлек, якыннарың һәм туганнарың кадер-хөрмәтендә бәхетле, озын гомер, эшеңдә җиңеллекләр һәм бар җирдә иминлек телибез. Без сиңа олы, сабыр йөрәгең, көчле рухлы, изге күңелле, барыбызга карата игътибарлы-ихтирамлы булганың өчен рәхмәтлебез. Киләчәктә дә Ходай биргән гомернең кадерен белеп, гаиләң, якыннарың белән тынычлыкта, муллыкта, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Ут уйнаткан уңган кулың,

Талчыгуны белмәсен.

Саулык, шатлык, куанычта гына,

Гөрләп үтсен алгы көннәрең.

Иң изге теләкләр белән: Татар Бизнәсеннән әбиең, бабаң һәм Айдар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев