Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шланга авылында яшәүче Алсу Хәбибулла кызы Мөхәрәмованың юбилее

17 июля 2020, 10:23

366

0

0

Шланга авылында яшәүче Алсу Хәбибулла кызы Мөхәрәмованың юбилее

Шланга авылында яшәүче Алсу Хәбибулла кызы Мөхәрәмованың 17 июльдә 55 яшьлек юбилее.

Дөньядагы иң кадерле кешебез! Безнең тормышыбызның нуры, таянычы, терәге син. Үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәргә, күңел җылылыгыңны бирергә тырышасың. Бөтен гомереңне, көчеңне балаларың бәхете өчен биргән изге кеше син. Гаилә дигән патшалыкның алиһәсе булып, барыбызга юл күрсәтеп яшәвең тормышыбызны нурлый. Син әти белән йортыбызның алыштыргысыз яме һәм тоткасы. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып кал. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән, әтиебез белән бергә безнең уңышларыбызга куанып, шатланып яшә. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын, без, балаларыңның игелекләрен күреп, уңышларыбызга куанып, әтиебез тигез тыныч тормышта кадер-хөрмәткә төренеп яшәргә язсын.

Гадел дә син, мәрхәмәтле дә син,

Безгә синең белән бик рәхәт.

Әниебез, барысы өчен дә сиңа,

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән: әтиебез Альфрит, балаларың Альберт-Роза, Ирек-Лилия, оныкларың Адилә, Әмир, Әнис, Инсаф, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев