Шланга авылында яшәүче АЛИМОВА Фирүзә Ракип кызы гомер бәйрәмен билгеләп үтә
Шланга авылында яшәүче Алимова Фирүзә Ракип кызы 9 мартта 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Кадерле әниебез, әбиебез!
Сине чын күңелебездән олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Ходай тәгалә сиңа гомернең озынын, саулыкның ныгын, иман байлыгын, бәхетле, кайгы-хәсрәтсез картлык көннәре насыйп итсен. Балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, бергә- бергә яшәргә язсын.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Рахмәт, әни, барысы өчен дә!
Без телибез сиңа зур шатлыклар,
Күтәренке булсын күңелең.
Гөрләп яшә, картаюны белмә,
Шатлыклардан торсын гомерең.
Изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Нет комментариев