Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шланга авылында яшәүче Альберт Әһлиулла  улы Мөшәрәповның юбилее

11 сентября 2020, 11:13

276

0

0

Шланга авылында яшәүче  Альберт Әһлиулла  улы Мөшәрәповның  юбилее

Шланга авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем Альберт Әһлиулла  улы Мөшәрәповның 13 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез!

Син безнең өчен һәрчак игътибарлы әти, олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел тормыш иптәше, таянычыбыз, ышанычыбыз. Сине юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык,  күңел тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр, эшеңдә зур уңышлар телибез. Киләчәктә дә ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Үстергән балаларыбызның уңышларына куанып, игелекләрен күреп озын-озак еллар шулай бергә яшәргә насыйп итсен Ходай.

Син бит безнең яшәешнең яме,

Һәркайсыбыз өчен олы бер терәк.

Тыныч яшә, берүк исән-сау бул,

Син бит әле безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлназ, балаларың: Румия, Булат һәм Зилә.

                     

Шланга авылында туып-үскән һәм әлегә кадәр үткән гомерен авыл, район халкына хезмәт итүгә багышлаган энекәшебез Альберт Әһлиулла улы Мөшәрәпов шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгели.

Хөрмәтле туганыбыз!

Син безнең өчен кояш кебек – күңел җылың җитә һәммәбезгә, туган нигезебезнең җылысын сүндермичә, анда әти-әниебез истәлекләрен саклап, барыбызны да шушы туган нигезгә җыючы кеше дә син. Сиңа булган рәхмәтләребезнең иге-чиге юк. Әти-әнине, тормыш иптәшең Гөлназ белән, өй түрегездә яшәтеп, карап, хөрмәтләп, тәрбияләп, аларның хәер-фатихаларын алып калып, соңгы юлларына озаттыгыз. Олыларга, туганнарыңа булган мәрхәмәтеңне, шәфкатеңне күреп үскән балаларың да бүген үзеңне хөрмәт итә, ярата. Без, туганнар өчен дә син таяныр терәк, шатлыгыбызны, көенечләребезне уртаклашучы, ярдәм кулы сузучыбыз.

Гомер елларың, барыр юлларың озын булсын! Ул елларның, үтәр юлларның нәтиҗәсе булып бәхет торсын! Саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге, рух күтәренкелеге белән яшәүләрне насыйп итсен сиңа Аллаһы Тәгалә!

Иллеләргә житкән ир-егетләр

Ил агасы дигән дан ала.

Кылган гамәлләре үрнәк була,

Әйткән сүзе хаклык санала.

Аксакаллар зирәклеге белән

Бергә кушып яшьлек ялкынын,

Без телибез синең гомереңнең

Якты нурлар сибеп балкуын.

Юлларыңа уңыш юлдаш булсын,

Бәхет кошы булсын иңеңдә.

Күңелеңне сөю назлап торсын

Һәм сүнмәсен өмет күгеңдә.

Иң изге теләкләр белән бертуганнарың: Алсу, Шамил, Рима, Дилбәр, Дилә, Рәйнә гаиләләре һәм аларның балалары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев