Шланга авылында гомер кичерүче Радик Фәүзелҗан улы Махмутовка 45 яшь
Шланга авылында гомер кичерүче кадерле кешебез Радик Фәүзелҗан улы Махмутовка 18 январьда 45 яшь тула.
Безнең өчен иң якын кешебез!
Сине туган көнең белән котлап иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы, кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, хайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларың, якыннарың игелеген күреп яшәүне язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә
Картаерга бер дә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән: әти-әниең; тормыш иптәшең Гөлназ; улларың Ленар, Радим; апаң Ләйсән-Дамир; энең Ранис-Рәйнә һәм балаларыбыз.
Нет комментариев