Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шланга авылында гомер итүче Фәүзия Нотфулла кызы Мөхәммәтшинага 90 яшь

19 марта 2021, 14:30

283

0

0

Шланга авылында гомер итүче Фәүзия Нотфулла кызы Мөхәммәтшинага 90 яшь

Шланга авылында гомер итүче Фәүзия Нотфулла кызы Мөхәммәтшинага 23 мартта 90 яшь тула.

Кадерле әниебез, сөекле әбиебез! Син безнең өчен гомер буе уңган, тырыш, авырлыклар алдында баш ими торган, үрнәк әни булдың. Сине чын күңелебездән шушы олы юбилеең белән  котлыйбыз. Ходай сиңа бүләк итеп гомернең озынын, саулыкның ныгын биргән. Киләчәктә дә исәнлек белән, безгә күңел җылыңны, ана назыңны бүләк итеп, озак яшәргә насыйп булсын. Син әле бүгенге көндә дә безгә терәк һәм кирәк.

Сыңар канат гомер кичердең син,

Ачы хәсрәтләрне күп күрдең.

Сабыр, йомшак әни булдың,

Кырыс әти булдың кайчакта.

Һәрчак шулай яшә, сүрелмә син, әни,

Көч алсыннар синнән парлылар.

Парлы булсалар да бик күпләре,

Күңел байлыгына ярлылар.

Гомерләрнең иң бәхетле,

Сәгатьләре суккан гына.

Бер карасаң инде туксан гына...

Туксан бит ул – тик сан гына.

Иң изге теләкләр белән: кызың Гүзәл, киявең Мидехат, улың Рифкать, киленең Рузия 7 оныгың, 6 оныкчыгың һәм барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев