Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шланга авылында гомер итүче Дания Фидәй кызы Махмутовага 65 яшь

01 ноября 2019, 09:37

468

0

0

Шланга авылында гомер итүче Дания Фидәй кызы Махмутовага 65 яшь

 

Кадерле тормыш иптәшем,   әниебез!

Сине олы бәйрәмең – юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлекнең ныгын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның чиксезен, күңел тынычлыгы, балаларыңның игелеген күреп, тормышыбызның яме булып, авырмыйча, әти белән тигезлектә, озын-озак гомер итүеңне телибез.

Туган йортыбызның кояшы син,

Күңелебезгә җылы бирәсең.

Һәрбер көнең саулык белән үтсен,

Тормыш дәртең һич тә сүнмәсен.

Яшә, әниебез, йөзгә кадәр,

Шат елмаю белән гомер ит.

Җиргә кояш ничек кирәк  булса,

Син дә безгә шулай кирәк бит.

Иң изге теләкләр белән: әтиебез, балаларың: Ләйсән-Дамир; Радик-Гелназ; Ранис-Рәйнә, оныкларың: Динар,Ленар, Лиана, Реналь, Радим, Рузаль.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев