Сания Шиһабетдин кызы Мостафинага 80 яшь
Иске Чокалы авылында туып үскән, бүгенге көндә Чердаклы районында яшәүче Сания Шиһабетдин кызы Мостафина 1 апрельдә үзенең туган көнен – 80 яшьлек юбилеен билгели.
Алар әтиебез Җәмил белән 6 балага гомер бирделәр. Әниебез гомере буе “Чишмә” колхозында сыерлар сауды. Без, балаларына киңәшче, яраткан әни булды. Бүгенге көндә ул 13 оныгының һәм 9 оныкчыгының хөрмәтле әбисе дә.
Кадерле әниебез! Синең ягымлы елмаюың җаныбызга шифа, сабыр итеп тормышны аңлатуың – бер дәрес. Озак яшә, әни, бәхетле һәм сәламәт бул! Бүгенге көндә тормышың җитеш, дөньяң түгәрәк. Без сине бик яратабыз һәм барлык теләкләребез дә чын йөрәктән.
Әни, син бит — өйнең яме,
Ә тормышта — олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә.
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Олы хөрмәт һәм изге теләкләр белән барлык балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың исеменнән Казан шәһәрендә яшәүче олы кызың Рәмзия.
Нет комментариев