Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Румия һәм Мөкаддәс Насибулловлар 50 ел гомер кичерделәр

    --, 3 декабрь 2021 - 08:33
    45
    0
    0

    Чүпрәле районы Мунчәли авылында туып-үскән Насибуллова (Хамзина кыз фамилиясе) Румия Кәрим кызы, хәзергесе вакытта  Чүпрәле районы Кече Чынлы  авылында яшәүче әнием,  әтием Насибуллов Мөкаддәс Мостафа улы белән 50 ел гомер кичерделәр.

    Кадерлеләребез! Сезне алтын туегыз белән тәбрик итәбез.

     Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,

    Авырлыкны бергә җиңдегез,

    Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

    Алтын туегызга җиттегез!

     Ходай биргән олы бүләк бит ул –

    Тигезлектә гомер итүләр,

    Язмыш салган урау юллардан

    Иңне – иңгә терәп үтүләр.

     Тормыш йөген бергәләшеп тарту

    Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.

    Шатлыклар да, әрнеп елаулар да

    Бергә кичерелгән, һәммәсе...

     Кем сокланмас сезгә карап бүген,

    Сөбханалла, күзләр тимәсен!

    Ходай сезгә үзе ярдәм иткән

    Сайлаганда тормыш иптәшен.

     Тагын бик күп еллар тигезлектә,

    Матур парлар булып яшәгез,

    Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,

    Балкып торсын тормыш чәчкәгез!

     Насыйп булсын бала, оныкларның

    Игелеген сезгә күрергә,

    Һәм безгә дә Ходай язса иде,

    Бриллиант туегызга килергә!

     Балаларгыз: улыгыз Альберт, кызыгыз Эльмира, киленегез Альфия, киявегез Марат, оныкларыгыз Алина, Алмаз, Нияз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: