Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ришат Кәбирҗан улы Сабирҗановка 50 яшь

25 декабря 2020, 11:04

251

0

0

Ришат Кәбирҗан улы Сабирҗановка  50 яшь

Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче әтиебез Ришат Кәбирҗан улы Сабирҗанов 27 декабрьдә үзенең олуг бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле әтиебез!  Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, яратып-сөеп, кайгыртканыгыз, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иткәнегез, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, әти.

Әти! Сине юбилеең белән котлап, исәнлек-саулык, бетмәс энергия, телибез. Без, балаларыңның уңышларына сөенеп, безне куандырып, әни белән безгә озак еллар яшәргә Ходай насыйп итсен сиңа.

Котлы булсын, әти, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр чакта,

Тормыш ямьле тик син барында.

Иң изге теләкләр белән: улларың Рифат, Ренас. Безнең теләкләребезгә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев